3 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында социаль хезмәт алучылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен финанс белеме дәресе үткәрелде. Чараның максаты – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең финанс белеме дәрәҗәсен күтәрү.
Дәрестә катнашучылар шәхси финанслар белән идарә итүнең мөһим аспектлары турында фикер алыштылар: гаилә бюджетын ничек дөрес алып барырга һәм чыгымнарны ничек күзәтергә, көтелмәгән хәлләр очрагында запас булдырырга, кредит алганда нәрсәне исәпкә алырга, зур бурычлардан ничек котылырга.
Чарада катнашучылар дистанцион финанс хезмәтләренең өстенлекләре белән таныштылар.
Чарада сигез кеше катнашты. Алынган белемнәр социаль хезмәт алучыларга үзләрен көндәлек тормышта ышанычлы хис итәргә ярдәм итәчәк.