3 декабрьдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Казан җирле бүлеге вәкилләре белән әһәмиятле һәм эчтәлекле очрашу узды.
Үзәктә депутат, партиянең җирле бүлеге башкарма сәркатибе Тәнзилә Ракова һәм запастагы полковник, партиянең актив әгъзасы Равил Габдуллин кунак булдылар.
Тәнзилә Ракова учреждение хезмәткәрләренә партбилетлар тапшырды, аларның югары гражданлык җаваплылыгына һәм аеруча ихтыяҗлары булган балаларга ярдәм итүгә һәм аларны үстерүгә юнәлдерелгән социаль әһәмияткә ия эшчәнлеккә бәяләп бетергесез өлеш кертүләренә басым ясады.
Равил Габдуллин коллектив өчен актция-әңгәмә үткәрде, аның кысаларында ул актуаль мәсьәләләрне яктыртты: милли куркынычсызлык нигезе буларак сыйфатлы белем бирүнең роле, үз-үзеңне тоту һәм шәхси куркынычсызлыкны тәэмин итү кагыйдәләре.
Үзәк хезмәткәрләре фикер алышуда актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм үз фикерләре белән уртаклаштылар.