Татарстанда 42 меңнән артык өлкән авыл кешесе тикшеренү өчен район хастаханәләренә китерелгән

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

2025 ел башыннан авыл җирендә яшәүче 42 618 өлкән яшьтәге татарстанлы диспансерлаштыру, вакциналаштыру, скрининг һәм башка медицина процедуралары узу өчен медицина учреждениеләрендә булган. Аларның 32 178 диспансерлаштыру узган.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында билгеләп үтүләренчә, илтеп җиткерү «Гаилә» илкүләм проекты ярдәмендә, федераль бюджет акчасына сатып алынган махсуслаштырылган автотранспортта башкарыла. Өлкәннәрне халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белгечләре озата бара.

Проект өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм актив озын гомерлелек өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Даими медицина тикшерүләре сәламәтлек белән бәйле проблемаларны иртә стадияләрдә ачыкларга ярдәм итә, бу дәвалауны вакытында башларга һәм җитди катлаулануларны булдырмаска мөмкинлек бирә.

2025 елда илтеп җиткерү планы үтәлгән. Әмма бу юнәлештә эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International