«Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында» 2000 елның 19 июнендәге 82-ФЗ номерлы Федераль законга 2026 елда хезмәт өчен түләүнең минималь күләме дәрәҗәсе өлешендә үзгәрешләр кертелде.
2026 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме аена 27 093 сум тәшкил итәчәк.
Алдагы ел өчен медиан хезмәт хакы белән чагыштырма 48 % тәшкил итәчәк, Росстат мәгълүматларына караганда, 2024 ел өчен медиан хезмәт хакы 56 443 сум.