Бәйрәм уңаеннан халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә төрле чаралар, концертлар, очрашулар уза.
Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә һәм аларның әниләренә кунаклар – Лаеш шәһәренең балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм педагоглары килгән иде. Яшь музыкантлар чын бәйрәм бүләк иттеләр.
Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «Лекотека» кабинетында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологлары Алинә Вәлиуллина һәм Зилә Садыйкова менталь үзенчәлекләре булган кешеләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен иҗади очрашу оештырды. Катнашучылар психологларның сизгер җитәкчелегендә әниләргә котлау открыткалары һәм сувенирлар ясадылар, җылы сүзләр әйтергә һәм бүләкләрне дөрес тапшырырга өйрәнделәр.
Шулай ук «Опека» үзәгенең белгечләре уллары махсус хәрби операциядә булган аналарны котладылар.
«Гаилә» милли проекты һәм «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре үзенчәлекле балаларның аналары өчен чара оештырды. Волонтер Ксения Суркова алар өчен иҗади мастер-класс үткәрде. Әти-әниләр иҗат процессына актив чумган арада, аларның балалары сюрприз әзерләде. Чара ахырында барлык кунаклар да торт белән чәй эчтеләр һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар кул эшләре өчен яңа материал – изолон белән таныштылар. Аннан әниләр өчен чәчәкләр ясадылар. Ә өлкәнрәк балалар сабын кайнату буенча мавыктыргыч мастер-класста катнаштылар.
Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дә бәйрәм чаралары уздырды. 27 ноябрь көнне гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен чара узды.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә дискуссион киноклуб узды.
«Гаилә» милли проекты кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре үзәк китапханә белгечләре белән берлектә гаилә бәйрәме оештырды. Чара башланыр алдыннан әниләр өчен бүләк сувенирлары әзерләү буенча мастер-класс узды. Аннары бәйрәм шартларында әниләр балалары белән конкурсларда, викториналарда катнаштылар.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы уздырылды. Катнашучыларга интерактив уеннар, конкурслар тәкъдим иттеләр.
.jpeg)
Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре әниләр һәм аларның балигъ булмаган балалары өчен конкурс-уен программасы үткәрде.
Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре акция оештырды. Әлеге акция кысаларында социаль хезмәт алучылар авыл мәдәният йортларында булдылар, анда концертлар, күргәзмәләр һәм әдәби кичәләр үткәрелде.
.jpg)
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм уңаеннан спорт-сәламәтләндерү чарасы уздырылды.
Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Әлфинә Фәхриева «Ярдәм кулы» клубы кысаларында дәрес үткәрде. Социаль хезмәтләр алучы үз куллары белән бүләк ясады.
