Байкерлар «Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр янына килде

2025 елның 28 ноябре, җомга

Яр Чаллы һәм Түбән Кама мотоциклчыларын берләштергән FREE RIDERS байкерлар җәмгыяте Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хәйрия акциясе үткәрде.

Чара кысаларында тәрбияләнүчеләргә тәм-томнар тапшырылды һәм Safari кавер-төркеме солисты Дмитрий Пономарев һәм музыкант Дамир Гаффаров катнашында музыкаль чыгыш оештырылды. Мотоберләшмә вәкилләре шулай ук балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International