Балтач районында өлкәннәрне медицина учреждениеләренә илтү планы арттырып үтәлде

2025 елның 28 ноябре, җомга

Балтач районында «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны район үзәк хастаханәсенә илтү дәвам итә. Вакытында диспансерлаштыру узу сәламәтлек проблемаларын вакытында ачыкларга һәм дәвалауны башларга ярдәм итә. Бу эшнең нәтиҗәсе – өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү һәм аларның актив гомерлелеге өчен шартлар тудыру.

Илтү «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге автотранспортында бушлай башкарыла. 2025 елда Балтач районы торак пунктларыннан барлыгы 1 200 өлкән яшьтәге гражданны китерү планлаштырылган. 28 ноябрьгә бу хезмәттән районның 1 211 өлкән кешесе файдаланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International