Югары Ослан районында ведомствоара рейдлар үткәрелә

2025 елның 14 ноябре, җомга

Югары Ослан районында профилактика субъектлары катнашында даими рәвештә ведомствоара рейдлар үткәрелә. Көзге каникуллар вакытында районның 9 торак пунктына чыгу оештырылган иде. Сәфәр барышында 17 гаиләдә булдылар.

Төп игътибар җылыткыч торышын һәм автоном янгын хәбәрчеләренең төзеклеген тикшерүгә бирелде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Югары Ослан районы буенча күзәтчелек һәм профилактик эш бүлеге хезмәткәрләре автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырды.

Ата-аналар белән янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктажлар, шулай ук ата-ана бурычларын тиешенчә үтәү турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Балаларга белешмәләр тапшырылды һәм көзге каникул вакытында үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен аңлаттылар.

«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International