«Кайгырту» социаль приютында «Энергияне сак тоту иле» уены уздырдылар

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында интеллектуаль тәрбия дәресләре кысаларында «Энергияне сак тоту иле» уен дәресе үткәрелде. Ул тәрбияләнүчеләрдә энергия ресурсларына аңлы һәм сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Дәрес кешенең көн саен үз тормышында куллана торган көнкүреш приборлары турындагы табышмакларны чишүдән башланды. Тәкъдим ителгән биремнәрне бергәләп үтәгәч, балалар бу приборларның электр ярдәмендә эшләвен күрделәр. Белемне киңәйтү өчен, тәрбияче Виктор Лифанов балаларга табигать ресурсларын кулланып электр энергиясен җитештерүнең төп процесслары турында сөйләде. Планетаны саклап калу өчен энергиянең төрле төрләрен рациональ һәм сак куллануның мөһимлеген аңлау өчен, тәрбияләнүчеләр кызыксынып энергияне сак тоту иленә бардылар. Уен формасында алар көнкүрештә эклектрик токны икътисадый куллану кагыйдәләре һәм ысуллары белән таныштылар, шулай ук, гаилә бюджеты чыгымнарын киметү өчен, светодиодлы лампаларның һәм утлы лампаларның үзлекләрен чагыштыру буенча эксперименталь тәҗрибә үткәрделәр.

Дәрес балаларга энергияне сак тоту тормышның уңайлылыгына һәм сыйфатына зыян китермичә акчаны экономияләү генә түгел, ә табигать ресурсларын саклау турында кайгырту да дигән нәтиҗәгә килергә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International