Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты командасы «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уеннарның көзге сезонын ачты.
Уеннарның максаты – катнашучыларның интеллектын, эрудициясен үстерү, шулай ук командада эшләгәндә тиз арада анализлау, сорауларга дөрес җавап табу сәләтен үстерү.
Бу юлы команда бераз яңарды, яңа катнашучылар барлыкка килде, алар зур канәгатьлек һәм кызыксыну белән уенга кушылдылар. Сораулар төрле темаларга булды. Катнашучылар интеллектуаль белемнәрен һәм сорауларга җавап эзләп бергә эшләү сәләтен күрсәттеләр, күпчелек сорауларга дөрес җавап бирә алдылар.
Мондый уеннар – катнашучыларга уңай хис-кичерешләр алырга, үз сәләтләрен күрсәтергә һәм ниндидер яңалык белергә мөмкинлек бирә торган искиткеч формат.