«Метеор» яшүсмерләр клубы базасында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан чираттагы мәгълүмати-агарту чарасы уздырылды.
Укучылар юлда куркынычсызлык кагыйдәләре, тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә, яктылыкны кире кайтара торган элементларның мөһимлеге турында белделәр. Балалар белән ни өчен юлда сизелерлек булу мөһим икәнлеге турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, чара кысаларында яшь җәяүлеләргә яктылыкны кире кайтара торган элементлар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре язылган тематик брошюралар таратылды.