Татарстан «Абилимпикс» милли чемпионатының медаль зачетында Россия төбәкләре арасында икенче урынны алды. Ярышлар Мәскәүдә 30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр узды. Аларда инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән меңнән артык конкурсант катнашты.
Татарстанлылар төп компетенцияләрдә 56 медаль, «Югары кухня остасы» презентация компетенциясе буенча 1 бронза медаль, «Сәнәгать робототехникасы» компетенциясе буенча халыкара ярышларда 1 алтын медаль, махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында чемпионатта 11 медаль яуладылар.
Фотода – Лаеш районыннан Сергей Федотов, ул «Пешекче эше» компетенциясе буенча беренче урынны алды
Чыганак фото: Лаеш муниципаль районы (https://vk.com/rtlaishevolife)