28 октябрьдә Алабуга районында чираттагы ачык гаилә / ата-аналар көне узды. Экспертлар булып «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, социаль фонд, мәдәният идарәсе, мәгариф идарәсе, район үзәк хастаханәсе һәм халыкны социаль яклау бүлеге вәкилләре чыгыш ясады.
Чара кысаларында экспертлар түгәрәк өстәл һәм индивидуаль консультацияләр үткәрделәр, күпбалалы гаиләләргә һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль, медицина һәм хокукый ярдәм чараларына аерым игътибар бирделәр. Ата-аналар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга квалификацияле җаваплар алдылар.
Мондый инициативалар мохтаҗ гаиләләргә вакытында ярдәм күрсәтеп, җәмгыять һәм хакимият органнары арасындагы ышанычны ныгытырга ярдәм итә.