Балтач районында «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2017 елдан Идея Жилина бер гаиләгә тәрбиягә алынган.
«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре ай саен яшәү һәм карау шартларыннан канәгатьлекне ачыклыйлар, өлкән яшьтәге кешенең проблемалары һәм тәкъдимнәре турында сорашалар.
Октябрьдә социаль яклау бүлеге начальнигы Алсу Гатиятуллина һәм Ветераннар советы рәисе Радик Михайлов Идея Жилинаны өлкәннәр ункөнлеге кысаларында котладылар, чәчәкләр һәм азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.
Идея Жилина сүзләренчә, аңа ярдәмчесе Маргарита Васильева белән бик тә бәхет елмайган. Ул бик игътибарлы һәм яхшы күңелле кеше.