Озак вакытлы карау системасы кысаларында 6 меңгә якын татарстанлы хезмәтләр ала

2025 елның 3 октябре, җомга

Татарстанда «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында озак вакытлы карау системасын булдыру буенча чаралар гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә 5 999 өлкән яшьтәге граждан һәм инвалидлар озак вакытлы карау системасы хезмәтләре белән тәэмин ителгән.

5 651 татарстанлыга өйдә социаль хезмәт күрсәтү рәвешендә, тагын 348 кешегә стационар социаль хезмәт күрсәтү рәвешендә хезмәт күрсәтә.

2021 елның 15 июненнән республикада озак вакытлы карау системасына кертелгән гражданнар өчен түләүсез социаль пакет бирелә. Чит кеше каравына мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап, аның күләме атнага 7 сәгатьтән 28 сәгатькә кадәр булырга мөмкин: 1 дәрәҗә мохтаҗлык – 7 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр, 2 дәрәҗә – 14 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр, 3 дәрәҗә – 21 сәгатьтән 28 сәгатькә кадәр.

Өлкән яшьтәге кешене яисә инвалидны ярдәмчеләр карау сәбәпле, аларның туганнары эшләрен ташламаска, ә үзләренең хезмәт эшчәнлеген дәвам итәргә һәм актив тормыш рәвеше алып барырга мөмкин. 2025 елның 9 аенда 710 кеше үз эш урыннарын саклап кала алган һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International