«Социаль хезмәт күрсәтү» нәшрияты ярдәмендә «Социаль хезмәтләр хезмәткәрләре ассоциациясе» төбәкара иҗтимагый оешмасы үткәрә торган III «Тотрыклы инновацион үсеш учреждениесе» бөтенроссия тармак конкурсына йомгак ясалды.
Җиңүчеләр арасында – Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге. Учреждение конкурска 19 практика тәкъдим итте.
Инновацион технологияләр кертү, социаль өлкә үсешенең заманча тенденцияләренә иярү теләсә кайсы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе эшендә мөһим критерий булып тора.