Шушы көннәрдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Гаилә гореф-гадәтләре һәм традицияләре» дигән танып-белү чарасы узды. Аны «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырдылар.
Әңгәмә барышында балалар гаилә традицияләренең йортның рухи мохите икәнен белделәр, аны анда яшәүчеләрнең көн тәртибе, гореф-гадәтләре, яшәү рәвеше һәм гадәтләре тәшкил итә. Алар шулай ук бәхетле гаилә сыйфатлары белән таныштылар. Уеннар «гаилә традицияләре» төшенчәсенең мәгънәсен ачарга ярдәм итте.
Мондый чаралар балаларның гаиләнең кыйммәте турында күзаллауларын киңәйтә.