Ютазы районының «Гармония» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә батырлыклары үрнәк булган атаклы ватандашлар турында лекция оештырылды.
Балалар якташларының – махсус хәрби операциядә катнашучыларның видеоязмаларын карадылар. Аннары алар мавыктыргыч диңгез ярышлары дөньясына чумдылар. Һәр уенчы бәяләп бетергесез тәҗрибә һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алды.