«Гармония» үзәге карамагындагылар яшь армиячеләр булды

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

Ютазы районының Балалар иҗат үзәгендә истәлекле вакыйга – яшь армиячеләргә багышлау тантанасы булды. Чарада «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы балалар катнашты. Балалар «Юнармия» бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәте сафларын тулыландырдылар.

Ватанны саклаучылар елы кысаларындагы тантаналы чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларын, шулай ук «Юнармия» байрагын чыгарудан башланды. Аннары дәүләт гимннары яңгырады. Яшь патриотлар Ватанга тугрылык анты бирделәр һәм Ватанны чын саклаучылар булу юлында беренче адымнарын ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International