2025 елда Татарстан Республикасында «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында 2 009 кеше укый башлаган инде. Моннан тыш, якын арада тагын 1 027 гражданның белем алу процессы башланачак.
Мондый мөмкинлектән 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнар актив файдалана – 284 укучы. Яңа һөнәр үзләштерүчеләр арасында шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар, эшсез татарстанлылар һәм бала карау буенча ялда булган гражданнар арасыннан 331 кеше бар.
Укыту хезмәт базарын торгызу буенча ведомствоара эшче төркем утырышында расланган хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләрнең киң исемлеге буенча үткәрелә – барлыгы 360 белгечлек. Федераль операторлар гражданнарга икътисадның сәнәгать җитештерүеннән алып хезмәт күрсәтү һәм IT-технологияләр өлкәсенә кадәр төрле тармакларын үз эченә алган 80 төрле белем бирү программасы тәкъдим итә.
Яңадан укыту өчен иң популяр юнәлешләр рәтенә IT, программалаштыру керә, шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсе һ. б. өчен кадрлар әзерләү актив алып барыла. Барлыгы 2025 елда 5 089 татарстанлыны яңадан укыту планлаштырыла.