Кайбер казанлылар өчен шифаханә-курорт дәвалануы мәсьәләләре буенча кабул итү вакытлыча Министрлыкта алып барыла

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле пенсионерлар һәм аерым бюджет тармаклары хезмәткәрләре!

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2025 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр техник сәбәпләр аркасында Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүче аерым бюджет тармаклары хезмәткәрләрен һәм пенсионерларны шифаханә-курорт дәвалану (шифаханә-курорт дәвалануга юлламалар һәм шифаханә-курорт дәвалануга электрон сертификатлар) мәсьәләләре буенча кабул итү Министрлыкта гамәлгә ашырылачагы турында хәбәр итә (Казан шәһәре, Волгоград ур., 47 йорт, 101 нче каб.).

Шифаханә-курорт дәвалану мәсьәләләре буенча кабул итү бары тик киләсе көннәрдә генә гамәлгә ашырыла:

чәршәмбе 09:00–12:00;

пәнҗешәмбе 12:45–18:00;

җомга 9:00–12:00.

Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 557-21-44, 557-20-85.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International