Казанда радиоэлектрон аппаратураны монтажлау өлкәсендә илдә иң яхшы белгечне билгеләделәр

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

«Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль этабы тәмамланды. Казан конкурста «Радиоэлектрон аппаратура монтажчысы» номинациясендә катнашучыларны кабул итте. Чаралар Казан радиомеханика көллияте базасында узды.

Конкурсантлар кирәкле инструментлар, җиһазлар һәм документация кулланып, булган объектны монтажладылар, шулай ук барлык блокларның да эшкә яраклылыгын тикшерделәр һәм электрон җайланма функцияләрен үтәү өчен кирәкле көйләүләр ясадылар.

Бүген конкурсның федераль этабында «Радиоэлектрон аппаратура монтажчысы» номинациясендә җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урынны Мәскәүдән Егор Калюжный яулады. Көмеш медаль иясе – татарстанлы Инсаф Сибгатов. Мактаулы өченче урынны Пенза өлкәсеннән Елена Березина алды.

«Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы «Кадрлар» милли проектының «Хезмәт кешесе» федераль проекты кысаларында уза. Ярышлар эшче һөнәрләренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International