Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын һәм «Экологик иминлек» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге социаль хезмәтләрен алучылар өчен экологик культура һәм табигатькә сакчыл караш формалаштыруга юнәлдерелгән чара үткәрде.
«ЭкоЛаб» компанияләр төркеменең социаль проектлар җитәкчесе Гүзәл Красноперова планетабызны кайгыртуның мөһимлеге турында сөйләде. Макулатура җыю һәм эшкәртү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.