23–25 сентябрьдә Санкт-Петербургта VIII «Тернәкләндерү – XXI гасыр: традицияләр һәм инновацияләр» милли конгрессы уза.
Чарада Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре вәкилләре дә катнаша.
Форум гадәттәгечә тернәкләндерү һәм социаль ярдәм белән шөгыльләнүче галимнәр, хакимият һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре очрашуы өчен мәйданчык булып хезмәт итә. Чара әһәмиятле вакыйга һәм тәҗрибә уртаклашу һәм иң яхшы тәҗрибәләр турында фикер алышу өчен нәтиҗәле коммуникация мәйданчыгы статусын саклап кала.