Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге профсоюз оешмасы хезмәткәрләр һәм аларның балалары өчен кызыклы спорт чарасы уздырды. Очрашуның төп бурычы – учреждение хезмәткәрләренең гаиләләре арасында команда рухын ныгыту һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.
Ярышларда үзәк хезмәткәрләреннән һәм аларның балаларыннан төзелгән төрле яшьтәге командалар катнашты. Программага төрле эстафеталар кертелгән иде, анда катнашучылар җитезлек, тизлек һәм коллективта эшли белүләрен күрсәттеләр.