Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең «Светлячок» инклюзив театр студиясе III «Кояш һәркемдә» республика иҗат фестиваленең гала-концертында катнашты. Ул Казанда узды.
Яшь актерлар «Дюймовочка» театральләштерелгән куелышыннан өзек күрсәттеләр һәм «Театр сәнгате» номинациясендә җиңүче дипломын, шулай ук жюридан махсус бүләк алдылар.