18 сентябрь көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен янгын сүндерү-коткару бүлегенә экскурсия оештырылды.
Янгын сүндерү часте капкасы янында кунакларны учреждение хезмәткәрләре каршы алды. Алар бинага, аннары гаражга алып керделәр һәм үзләренең эшләре турында сөйләделәр, махсус киемнәрен, янгын сүндерү-коткару җиһазларын күрсәттеләр. Кунаклар шулай ук эш машиналары, аларның ничек эшләве һәм нәрсә белән җиһазландырылуы турында белделәр.
Өлкәннәр белгечләргә эчтәлекле һәм файдалы экскурсия өчен рәхмәт белдерделәр.