Хәйрия нигезендә балаларга кресло-коляскалар һәм ишетү аппаратлары тапшырылды

2025 елның 19 сентябре, җомга

«Лукойл» хәйрия фондының терәк-хәрәкәт аппараты һәм ишетү сәләте бозылган балаларга ярдәм программасы кысаларында Казанда «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы яшьләренә 10 югары технологияле кресло-коляска һәм 30 ишетү аппараты тапшыру буенча акция узды.

Акциянең төп максаты – заманча инвалид коляскалары, югары технологияле ишетү җайланмалары ярдәмендә балаларның күчеп йөрү, әйләнә-тирә дөньяны танып белү мөмкинлекләрен киңәйтү һәм аларның тормышын тагын да активрак һәм кызыклырак итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International