«Тәтеш балкышы» үзәге белгечләре «Гаилә» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыралар

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иминлеген тәэмин итү, юл-транспортта җәрәхәтләнүләрне кисәтү максатында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өлкән инспектор белән берлектә көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр өчен практик дәрес оештырдылар.

Инспектор социаль хезмәт алучыларга юлларда, җәяүлеләр кичүләрендә үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләде, киемдә яктылык кайтаручы элементлар кулланырга, юлда сак һәм игътибарлы булырга киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International