«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә инновацион уен технологиясен кулланалар

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

«Менталь сәламәтлек» Идел буе федераль округы проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яшел Үзән районында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору төркемендә «Сәламәтлек сукмагы» инновацион уен технологиясен кулланалар.

Табигый материаллар гадәти булмаган сукмакның нигезе булып тора. Көзге мондый сукмак балаларның сәламәтлеген ныгытып кына калмый, онытылмаслык тәэсирләр дә бирә, табигатькә карата кызыксынучанлык һәм мәхәббәт үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International