«Торак» профилактик операциясе кысаларында Югары Ослан районында авыр тормыш хәлендә һәм социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр йортларында автоном янгын хәбәрчеләрен урнаштыру буенча акция бара.
Махсус җиһазлар алу өчен финанслау Югары Ослан районының Үсеш фонды тарафыннан бирелде. Әлеге ярдәм кысаларында янгын чыгуны вакытында кисәтә алырлык заманча приборларны 18 гаилә алачак.
Приборларны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Югары Ослан районы буенча күзәтчелек һәм профилактик эш бүлеге хезмәткәрләре урнаштыра. Алар белән бергә «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре дә эшли. Гражданнар белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж уздыралар һәм тематик белешмәләр тапшыралар.