Түбән Кама халкы баланы тәрбияләүдә һәм аңа белем бирүдә ата-аналарның әһәмиятле роле турында белде

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Марта Камалова шәһәрнең социаль участокларында «Мәгарифтә ата-аналарның роле. Яшүсмерләрнең өлгерешен һәм мотивациясен ничек арттырырга» чарасы уздырды.

Өлкәннәр белән әңгәмә барышында педагог яшүсмернең уку материалын уңышлы үзләштерүендә гаиләнең мөһим ролен ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, еш кына ата-аналар баланы укыту процессына үз йогынтысын бәяләп бетермиләр, бары тик мәктәпкә һәм укытучыларга гына таяналар. Әмма нәкъ менә гаилә укучының мотивациясен саклап калуда һәм мәктәп фәннәрен уңышлы үзләштерү өчен шартлар тудыруда төп роль уйный.

Чара барышында ата-аналарга укучыларның уку активлыгын арттыру буенча гамәли киңәшләр булган махсус эшләнгән пособиеләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International