Кама Аланы һәм Чистай интернат-йортларының психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортлары җыелма командасы 9-13 сентябрьдә Тольятти шәһәрендә узган җиңел атлетика буенча Россия Махсус Олимпиадасында катнашты. Ярышларга Россиянең 17 төбәгеннән якынча 185 катнашучы заявка биргән иде.
Татарстан Республикасыннан 18 атлет чыгыш ясады. Җиңел атлетлар копилкасында 60 метрга йөгерүдә 1 урын (ир-атлар), 60 метрга йөгерүдә 2 урын (хатын-кызлар) һәм эстафетада 1 урын.