Кичә Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә шәфкать туташы аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге кешене караучы туганнары өчен «Карау мәктәбе» технологиясе буенча күчмә дәрес үткәрде.
Әлеге технология буенча укыту дәресләре «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты буенча оештырыла. Мондый шөгыльләр аз хәрәкәтләнүче гражданнарны өй шартларында сыйфатлы карауны тәэмин итүдә мөһим корал булып тора.