5 сентябрь – Халыкара хәйриячелек көне

2025 елның 5 сентябре, җомга

Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә аз керемле ялгыз өлкән кешегә газ плитәсе урнаштырдылар.

67 яшьлек ир-ат «Наз» үзәге белгечләренә ярдәм иткәне өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Бу ел дәвамында аның йортында шулай ук электрүткәргечләр алыштырылган, түшәмнәр, тәрәзәләр һәм стеналар буялган. Киләчәктә койманы алыштыру планлаштырыла. Шул максаттан социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Балтач шәһәр җирлегенә хат язганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International