Гаиләдә көч куллануны кисәтү, ата-аналар җаваплылыгын формалаштыру кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Гөлназ Веселовская 9 нчы социаль участокта акция үткәрде. Чараның максаты балигъ булмаган шәһәр халкына балалар ышаныч телефоны эше турында мәгълүмат бирү иде.
Белгеч аңлаешлы формада балаларга ышаныч телефоны эше турында сөйләде. Әңгәмәдән соң акциядә катнашучыларга белешмәләр һәм ышаныч телефоны номерлары белән буклетлар тапшырылды.