Алабугада Россия Герое истәлеген мәңгеләштерделәр

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Алабугада махсус хәрби операция барышында хәрби биремне үтәгәндә һәлак булган Россия Герое Станислав Большаков истәлеген мәңгеләштерделәр. 29 августта Тынычлык проспекты, 63 адресы буенча Станислав Большаков яшәгән йортта мемориаль такта ачу тантанасы булды. Чарада катнашучылар Ватанны саклаучыны бер минут тынлык белән искә алдылар.

1 сентябрьдә, бәйрәм линейкасы вакытында, Алабуганың 8 нче мәктәбенә Россия Герое Станислав Большаков исеме бирелде.

Бу чаралар Идел буе федераль округының «Ватан геройлары» иҗтимагый проекты кысаларында үткәрелә, ул Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Фото авторы: Наталья Берестова, «Новая Кама» газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International