Очрашуның темасы – юлда балаларның иминлеге

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Кичә Лаеш шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе белгечләре булып китте.

Балалар өчен «Имин юл» уен программасы әзерләнгән иде. Чара барышында балалар юлда үз-үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләрен кабатладылар, юл билгеләренең ни өчен кирәклеген һәм аларның нәрсә күрсәтүен искә төшерделәр, видеороликлар карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International