3 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч хәтер сәгате һәм хәтер акциясе үткәрде. Чаралар Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган.
Җыелганнар 2004 елның сентябрендә Бесланда булган фаҗигане искә алдылар. Катнашучыларга вакыйгалар хронологиясе турында сөйләделәр, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Ахырда теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.