«Астра» тернәкләндерү үзәге район башлыгыннан бүләк алды

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев Татарстан Республикасы көненә һәм Нефтьчеләр көненә багышланган бәйрәмдә «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашниковага цифрлы һәм көнкүреш техникасы кибетенә 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Заманча көнкүреш техникасы сатып алу үзенчәлекле балаларга социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга файдалы өлеш кертәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International