"Гаилә" үзәгендә "Балигъ булмаганнар арасында хокукый мәдәният" темасына семинар узган

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Республика  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә  "Балигъ булмаганнар арасында хокукый мәдәният" темасына семинар узган. Биредә республиканың  гаилә һәм балаларны социаль тәэмин итү учреждениеләре белгечләре катнашкан.
Семинарның пленар өлешендә
Республика  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге директоры Т.Журавлева хокукый мәдәният гаилә тәрбиясе ярдәме белән балачактан ук формалаша, шуңа бу мәсьәләләр белән бик иртә шөгыльләнә башларга кирәк дип искәрткән. Чарада шулай ук Чистай, Балтач, Зәй комплекслы үзәкләре белгечләре дә чыгыш ясаган.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International