Яр Чаллыда урнашкан "Кояшлы" тернәкләндерү үзәгендә дәваланучылар инвалид балалар нәфис иҗаты фестивалендә катнашканнар

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
Яр Чаллыда урнашкан "Кояшлы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгендә дәваланучылар XV инвалид балалар нәфис иҗаты шәһәр  фестивалендә һәм декоратив-кулланма нәфис эшләр күргәзмәсендә  катнашканнар. Биредә сәйлән, балчык, кәгазь, тозлы камырдан ясалган кул эшләнмәләре тәкъдим ителгән.
Үзәк белгечләре сүзләренә караганда фестивальдә катнашып алган дипломнар мөмкинлекләре чикле балаларның да сәламәтләр белән беррәттән яхшы нәтиҗәләргә ирешә алуын исбатлаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International