28 августта Биектау һәм Чистай районнарында тантаналы ачылу чаралары булды. Хәзер халык мәшгульлек хезмәтләрен заманча һәм уңайлы форматта ала алачак.
Биектау районында кунакларны ипи-тоз һәм милли гореф-гадәтләр белән каршы алдылар. Ишектәге тасманы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов һәм «Россия эше» кадрлар үзәгенең бүлек җитәкчесе Фәрит Корбанов кистеләр.
Чистай районында ачылышта Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, эш бирүчеләр һәм социаль партнерлар катнашты.
«Россия эше» кадрлар үзәге җитәкчесе Лилия Гафурова билгеләп үткәнчә, модернизацияләүдән соң үзәк уңайлырак булды, ә хезмәтләр спектры сизелерлек киңәйде.
Исегезгә төшерәбез, мәшгульлек хезмәтен модернизацияләү «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.