27 августта Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече һәм психологы «Гаилә» милли проектының «Гаиләгә ярдәм» федераль проекты кысаларында очрашу үткәрделәр. Чарада яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Дәрестә психоэмоциональ халәтне оптимальләштерергә мөмкинлек бирә торган «Йорт» метафорик ассоциатив карталарын кулландылар. Кунаклар шулай ук тирә-юньдәге кешеләрнең фикерләрен һәм ниятләрен аңлауга юнәлдерелгән зур булмаган психологик уенда катнаштылар. Ахырда чәй эчү оештырылды.