Татарстан Республикасы Рәисе премиясен алуга документлар кабул итү башланды

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен премиягә документлар кабул итә башлады.

Дәгъва кылучыларның документлары 2025 елның 26 августыннан 29 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А. Элемтә өчен телефон: (843) 567-80-99.

Өстәмә мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://oprt.tatarstan.ru/premiya-Президента-Республики-Татар-стан-за-vklad.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International