Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны медицина оешмаларына илтеп җиткерү дәвам итә

2025 елның 29 августы, җомга

«Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны һәм инвалидларны медицина учреждениеләренә китерү эше дәвам итә.

Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге үзәк район хастаханәсе белән берлектә бу юнәлештә уңышлы эш алып бара. 2025 елга илтү планы 1 100 кешене тәшкил итә, шул исәптән диспансерлаштыру узу өчен – 420 кеше.

Бүгенге көндә чаралар белән 812 кеше колачланган, 420 кешесе диспансерлаштыру узган.

«Өлкән буын» проекты өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм аларның актив озак гомерлелеге өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Даими медицина тикшерүләре – сәламәтлек белән проблемаларны иртә стадиядә ачыклау һәм дәвалауны вакытында башлау өчен дөрес ысул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International