«Ышаныч» үзәгеннән балалар үзләре өчен тизлек дөньясын ачтылар

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Яшел Үзән районының мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ышаныч» тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору төркемендәге балалар картинг-үзәктә булдылар. Чара яшь тизлек сөючеләр өчен чын ачыш булды.

Балалар бик теләп идарә итүне үзләштерделәр, борылышларга керергә өйрәнделәр һәм башка катнашучылар белән ярыштылар.

Мондый узышлар балаларның күңелен ачып кына калмый, аларга үз көчләренә ышанырга, онытылмаслык яңа тәҗрибә тупларга да ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International