27 августта Лениногорскида «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Ләйсән Хәйруллина балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән «Терроризмга юк!» акциясе уздырдылар. Аның максаты – террорчылык проблемасы турында хәбәрдарлыкны арттыру, террорчылыкка тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.
Катнашучылар гражданлык уяулыгы принциплары һәм теракт куркынычы булганда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре турында белделәр. Материалны яхшырак үзләштерү өчен, оештыручылар тематик белешмәләр һәм буклетлар әзерләгән иде. Яшүсмерләр акциядә актив катнаштылар. Алар үтеп баручыларга мәгълүмати материаллар тараттылар һәм террорчылыкка каршы торуның мөһимлеге турында сөйләделәр.