Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белгечләр, тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары битараф булмаган волонтерлар белән көрәшчеләргә ярдәм күрсәтү өчен көчләрен берләштерделәр. Бу игелекле эшнең нәтиҗәсе – окоп шәмнәре ясау.
Үзәктә тәрбияләнүчеләр гаҗәеп җаваплылык һәм тырышлык белән бурычны үтәүгә килделәр. Педагогларның, ата-аналарның сизгер җитәкчелеге астында алар бик тырышып эшләделәр. Волонтерлар үзләренең тәҗрибәләре һәм күнекмәләре белән уртаклашып кына калмадылар, балаларга ватанпәрвәрлек һәм үзара ярдәмләшү буенча кыйммәтле дәресләр дә бирделәр.
Уртак эш буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуга һәм үсеп килүче буында үз илеңнең язмышы өчен җаваплылык хисе формалашуга ярдәм итте.