«Изгелек» үзәгендә саф һавада савыктыру чарасы уздырдылар

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

26 августта Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында физик һәм менталь тайпылышлары булган яшьләр өчен саф һавада физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.

Чара яхшы кәеф тудыруга һәм социаль хезмәтләр алучыларга үзләренең осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге бирүгә юнәлдерелгән. Яшьләр бик дәртләнеп уенга кушылдылар, баскетбол тубын кабул итү һәм тапшыру техникасын үзләштерделәр.

Чарада 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International